Тормышыбызда спорт мөһим! (18+)

Шәһәр Үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Тормышыбызда спорт мөһим!» дигән чара үтте. Очрашуга кунак буларак «Танар» клиникасы баш табибы урынбасары А.Н. Зотов чакырылды.

Спорт в нашей жизни
6729792c-bf33-4986-939e-27233271e9d7
e567f19f-76ea-4295-aaaf-ab5973e48dee
f5059db5-5fda-4829-943b-b610ed04248d
b3658d09-8de5-49f0-be84-72f645afb09f

Мультимедиалы презентация ярдәмендә Александр Николаевич чарага килүчеләргә сәламәтлекнең кешегә табигатьтән бирелгән бәһасез бүләк булуы турында сөйләде. Аннан башка тормышны кызыклы һәм бәхетле итү бик авыр. Әмма без еш кына бу бүләкне юкка чыгарабыз, кадерен белмибез, сәламәтлекне югалту авыр, ә менә кире кайтару бик кыен булуын онытабыз. Ул иң кызыклы спорт төрләренең берсе – скандинавия йөреше белән таныштырды. Табиб хәзерге заманда спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруның никадәр әһәмиятле булуын аңлатты. Чара кунаклары аның фикерләре белән килеште, бик теләп физик күнегүләр ясадылар һәм гитара уйнавы астында җырлар җырладылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: